45 минут эчендә 25 бирем: татарстанлыларны “Җиңү диктанты” акциясендә катнашырга чакырдылар

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бу хакта бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк координаторы, “Татар-информ” матбугат конференциясендә ТР Дәүләт комитетының архив эше буенча рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

Чараның төп максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Узган ел республикада диктант үткәрү өчен 216 мәйданчык оештырылган иде. Быел Бөек Ватан сугышы тарихын белүгә масштаблы тестлаштыру 300 дән артык мәйданда оештырыла. Акция үткәрү өчен ачык мәйданчыклар төбәкнең мәгариф учреждениеләрендә эшләячәк, ә аерым предприятиеләрдә ябык мәйданнар эшләячәк.

Барлык мәйданчыклар иртәнге 10 да эшли башлаячак. Чарада катнашучыларны МХО сугышчылары һәм ветераннар сәламләячәк. Мәскәүдә диктантны ачу тантанасы 11:30да башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International