Голикова: «Кадрлар»илкүләм проекты мәгариф инфраструктурасын үзгәртәчәк

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте. Бу очракта аның чагылышы яңа инженер мәктәпләрен ачуга, кампуслар төзүгә һәм тулай торакларны ремонтлауга кагыла, дип яза "КоммерасантЪ".

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр РФ Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 2024 елда һәм алга таба ел саен ил икътисадының кадрларга ихтыяҗын фаразлауны йөкләде. Соңыннан фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев әйткәнчә, хакимияттә югары уку йортларына һәм көллиятләргә кабул итүнең контроль саннарын үзгәртү һәм "кадрлар кытлыгын " шундый якын килү хисабына хәл итү планнарында.

Эшләнгән программалар нигезендә, мәгариф-җитештерү үзәкләре булдыру күздә тотыла. Эш бирүчеләр белән бергә уку йортлары икътисадның өстенлекле тармаклары өчен кадрлар әзерлиләр. Әйтик, 2024 елда хезмәт базарына бу проектның беренче чыгарылыш укучылары -инженер дипломы белән 138 мең кеше чыгачак, диде Голикова.

Мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, 2030 елга кадәр илкүләм  проект кысаларында хакимият 1 меңнән артык урта махсус белем бирү учреждениесен яңартырга тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International