Казанда Milmax Science Kazan 2024 фәнен популярлаштыруның дүртенче фестивале узачак

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

 Казанда, Рәмиев исемендәге IT-паркта 18-21 апрельдә Milmax Science Kazan 2024 фәнен популярлаштыруның дүртенче фестивале узачак. Фестивальдә табигый фәннәр өлкәсендәге төрле темаларга фәнни-популяр лекцияләр, дискуссияләр, мастер-класслар һәм фәнни шоу узачак. Чаралар өлкәннәр (лекцияләр һәм дискуссияләр) өчен дә, балалар аудиториясенә дә (мастер-класслар һәм интерактив) исәпләнгән. Барлык чараларга керү бушлай, тик теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Milmax Science Kazan фәнен популярлаштыру фестивале - Milmax Science фәнни лекториясе командасы оештырган ел саен үткәрелә торган фестиваль. Фестивальдә гадәттәгечә Россиядән күп санда танылган галимнәр катнаша. Беренче фестиваль 2019 елның апрелендә узды. Форум чараларында ел саен биш меңнән артык тамашачы була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International