2024 елгы чыгарылыш укучылары өчен "ЕГЭ – это про100!" онлайн-марафонының дүртенче сезоны 22-26 апрельдә узачак

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Трансляцияләр Рособрнадзорның "ВКонтакте" рәсми аккаунтында һәм Rutube каналында узачак.

БДИның төп чорына бер айга якын вакыт кала һәм бу вакытны файдалы итеп үткәрергә  кирәк. Укучыларга БДИ биремнәрен ачыкларга ярдәм итү, үз-үзеңне тикшерү, имтиханнар вакытында әзерлек стратегиясен ничек нәтиҗәлерәк төзергә һәм эш итәргә икәнен аңлау өчен Рособрнадзор дүртенче тапкыр "ЕГЭ- это  про100!" марафонын башлап җибәрә.

Видеоязмада катнашучылар өчен онлайн-аралашу функциясе кулланылачак. Безнең трансляция ул диалог, анда үүен кызыксындырган  сорауларны теләсә кайсы кеше бирә ала. Безнең максат - БДИ тапшыруга ничек дөрес әзерләнергә, аны имтиханда нәрсә көткәнен, кыенлыклардан курыкмаска һәм үз-үзеңә ышанырга өйрәтү.

22.04.2024

11:00 Әдәбият

13:00 География

 

23.04.2024

11:00 Җәмгыять белеме

13:00 Чит тел

15:00 Химия

 

24.04.2024

11:00 Тарих

13:00 Математика

 

25.04.2024

13:00 Рус теле

15:00 Физик

26.04.2024

11:00 Информатика

13:00 Биология

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International