Бу хакта яшь галимнәр конгрессын әзерләү һәм үткәрү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы нәтиҗәләре һәм РФдә Фән һәм технологияләр унъеллыгын уздыру буенча Координацион комитет чаралары нәтиҗәләре буенча билгеле булды.
Ел саен ул илебез фәне лидерларын, Россия төбәкләреннән әйдәп баручы фәнни мәктәпләр вәкилләрен, фәнни һәм мәгариф оешмаларын, хакимият органнарын, бизнес вәкилләрен, ә иң мөһиме - яшь галимнәрне, грантлар конкурсларында җиңүчеләрне, Россиядән һәм башка илләрдән килгән студентларны һәм мәктәп укучыларын берләштерә.
Ведомствоара эш төркеме әгъзалары Конгрессның үткәрелә торган фәнни-агарту чаралары һәм алдынгы фән технологияләрен күрсәтү Россия фәне казанышларын популярлаштыруга, һөнәр абруен күтәрүгә һәм тармакка яшь галимнәрне һәм уйлап табучыларны җәлеп итүгә ярдәм итә, дип билгеләп үттеләр. Агымдагы елда халыкара хезмәттәшлек кысаларында Россия фәне казанышларын алга җибәрү мөһим бурычларның берсе булачак.
Яшь галимнәр конгрессын оештыручылар - Росконгресс фонды, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советының фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча координация советы. Фән һәм технологияләр унъеллыгы операторы - "Илкүләм приоритетлар" коммерцияле булмаган автоном оешмасы.