Әйтик, физкультура дәресләре кысаларында укучылар, мәсәлән, гольф, биатлон, чирәмдәге хоккей, теннис, көрәш һәм башка спорт төрләре буенча дәресләргә йөри алачак. Аларны мәктәп балалар кызыксынуына һәм кирәкле инвентарьга бәйле рәвештә үткәрәчәкләр.
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, модульләрне киңәйтү мәктәпләрдә физкультура укытуны сыгылмалырак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, чаңгы шуу кар күп яуган төбәкләрдә оештырылырга мөмкин. Ә башка төбәкләрдә альтернатива буларак, мондый дәресләр җиңел атлетика, йөзү, гимнастика буенча үткәрелергә мөмкин.