Анда дөньяның 29 иленнән мәктәп укучылары катнашачак. Россияне химия буенча 2023/24 уку елының Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүче ун укучы тәкъдим итәчәк.
Россия командасы составына 131 нче Казан лицее укучысы Александра Ромашова эләкте. Шулай ук җыелма командада - Мәскәү, Самара, Уфа, Новосибирск, Түбән Новгород, Алтай крае укучылары.
Җитәкчеләре - Вадим Еремин, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты профессоры, һәм Елена Еремина, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты доценты.
Ярыш ике теоретик һәм бер эксперименталь турны үз эченә ала.
Олимпиада 26 апрельдә тәмамланачак.