Татарстанда « Дежурный по планете» Бөтенроссия космик сменасы финалы узды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 3 апреленнән 17 апреленә кадәр Талантлар университеты базасында космик технологияләр өлкәсендә алты милли конкурс финалы булган " Дежурный по планете” космик сменасы үткәрелде. Сменада Россиянең 37 төбәгеннән 108 укучы катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да.  Сйлап алуда илнең 85 төбәгеннән 20 меңнән артык укучы ярышты.

Смена дәвамында катнашучылар космик инженерия һәм космик мәгълүматлар куллану өлкәсендә 21 проект өстендә эшләде. Балалар 25 км биеклектәге стратосферада CubeSat форматындагы дүрт фәнни иярченнең прототипларын сынау һәм 25 км биеклектәге стратосферада шул кадәр үк реаль иярченнәрне вакытлыча идарәгә алу, мәгълүматлар кабул итүнең берничә төрле станциясе булдырганнар, аеруча саклана торган "Зәңгәр күл" табигый зонасы мәгълүматларын анализлаганнар .

Ябылу кысаларында катнашучыларның  йомгаклау проект эшләре күргәзмәсе үткәрелде. Күргәзмәнең хөрмәтле кунаклары : Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты  Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин,"Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды" генераль директоры киңәшчесе, Россия галиме Иван Бортник  бар иде.

Космик смена алтынчы тапкыр узды һәм  ул Тватарстанда беренче тапкыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International