Кичә Казанның Совет районының 11 нче лицеенда «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле методлары» циклыннан семинар узды. Очрашуда филолог һәм тәрҗемәче Алексей Арзамазов чыгыш ясады. Ул 600 гә якын укытучыга татар телен укытуның заманча методлары турында сөйләде.
«Бүгенге көндә гаиләләрдә туган телне саклауда потенциал бик аз. Шуңа күрә, хөрмәтле педагоглар, бөтен өмет сезгә. Сез үзегез генә түгел, без бергә. Бу эш кенә түгел, без сезнең белән бик мөһим миссия башкарабыз», - диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Ул, семинар спикеры - очраклы кеше түгел, дип өстәде. Ул өч ел элек Түбән Новгородтан Казанга күчеп килә, анда ярты ел эчендә мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнә һәм әлеге телгә өйрәтүнең авторлык методикасын эшли.
Семинарда Алексей Арзамазов татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады.