Чаллыда «Яшь эшмәкәр» конкурсы старт алды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Конкурс инде өченче ел уздырыла. Ул укучыларга финанс белеме формалаштырырга һәм яшь эшмәкәрләргә , шул исәптән һөнәри ориентациядә ярдәм итә.

Гаризаны 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр бирә ала. Теркәлү 20 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча уза: https://forms.gle/eK2LGAgg6eMsU846.

Конкурста барлыгы ун номинация: мәгариф эшчәнлеге; яшьләр, спорт һәм туризм; социаль эшмәкәрлек; IT-өлкә; торак-коммуналь хуҗалык; экология; җитештерү һәм эшкәртү; сәүдә; креатив индустрия; халык сәнгать иҗаты.

Җиңүчеләр “Уңыш территориясе” балалар һәм яшүсмерләр өчен бизнес-мәктәптә укуга грантлар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

28 майда бизнес-проектларны ачык тәкъдир итү булачак.

«Яшь эшкуар-2024» конкурсы оештыру комитетының телефоны: (8552) 200-488 яисә WhatsApp  79673790488.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International