Кичә Татарстан башкаласында Milmax Science-2024 фәнен популярлаштыруның дүртенче фестивале ачылды. Беренче лекцияне математика популяризаторы, РФА әгъза-корреспонденты Алексей Савватеев укыды. Дүрт көн дәвамында Рәмиев исемендәге IT-парк һәм Петербург IT-паркы мәйданчыкларында фәнни-популяр лекцияләр, дискуссияләр, мастер-класслар һәм фәнни шоу узачак.
Россиянең танылган галимнәре һәм фәнне популярлаштыручылар мастер-класслар авторлары һәм ачык дискуссияләрдә катнашачаклар. Фестивальнең хедлайнеры булып танылган шоумен, музыкант һәм "Галилео" тапшыруының элеккеге алып баручысы Александр Пушной чыгыш ясаячак. Чаралар өлкәннәр (лекцияләр һәм дискуссияләр) өчен дә, балалар аудиториясенә дә (мастер-класслар һәм интерактив) исәпләнгән.
Ачылу тантанасында проектның мөһимлеген Татарстан дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, фестиваль фәнне популярлаштыра һәм яшь буынны танып белүгә җәлеп итә.
Milmax Science Kazan - табигый, гуманитар фәннәр һәм сәнгать өлкәсендә фәнни-танып белү һәм күңел ачу чаралары уза торган фәнне популярлаштыру фестивале. Ул 18 апрельдән 21 апрельгә кадәр уза. Барлык чараларга керү бушлай, тик теркәлү буенча.
Фестивальнең генераль партнеры - «Казаноргсинтез».