Олимпиадада илнең 88 төбәгеннән 333 укучы катнаша. Башкарылган олимпиада биремнәрен 32 кешедән торган жюри бәяләячәк. Анда катнашучылар һәм аларны озатып йөрүчеләр Казан шәһәренең «Корстон» кунакханәсендә яши. Олимпиада Казан шәһәренең Яңа Савин районының 107 нче гимназиясе базасында, 3 турда узачак. Ачу тантанасы 21 апрельдә 18.00 сәгатьтә 107 нче гимназиясенең актлар залында узачак.
Олимпиаданы ябу тантанасы 27 апрельдә 11.00 сәгатьтә “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы” актлар залында (Казан шәһәре, Абдулла Бичурин ур., 22/26) узачак.