117 компетенция буенча 1545 катнашучы өчен ярышлар 13 шәһәрдә республиканың һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары базасында 35 мәйданчыкта узачак. Ярышларда инвалидлыгы булган кешеләр, шул исәптән 517 укучы, 518 студент һәм 518 белгеч катнаша. Чемпионатның эшлекле һәм мәдәни программалары кысаларында Россиядә Гаилә елына һәм "Абилимпикс" хәрәкәтенең 10 еллык юбилеена багышланган чаралар узачак.
«Абилимпикс» төбәк чемпионатын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АНО - Татарстан Республикасында «Абилимпикс» хәрәкәте координаторы һәм «Казан сәүдә-икътисад техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе - «Абилимпикс» хәрәкәтенең Татарстан Республикасында региональ үсеш үзәге ярдәмендә оештыралар.
Әлемтә өчен :
«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АНО матбугат сәркатибе:
Альбина Борһанова, 7 (919) 646-91-96
«Абилимпикс» Милли үзәге матбугат хезмәте баш белгече:
Беляева Елизавета Юрьевна, 7 (977) 516-91-98, pr@abilympics-russia.ru
Рәсми сайт: https://abilympics-russia.ru/