Яр Чаллының Автозавод районында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган смотр-конкурс тәмамланды Смотр-конкурс мәгариф учреждениеләрендә укучыларны хәрби-патриотик эш һәм физик тәрбияләүне көчәйтү, балаларда һәм яшьләрдә югары социаль активлык формалаштыру, үз Ватаныңа тугрылык һәм Ватаныңны яклауга әзерлек, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт абруен күтәрү максатында үткәрелде.
1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда районның 21 белем бирү учреждениесе укучылары (№15, 19, 24, 27, 28, 29, 32, 33, 34, 37, 40, 42, 43, 48, 49, 51, 52, 55, 61, 62, 77) строевой әзерлектә ярыштылар.
Иң яхшы командалар 9 майда Җиңү паркында узачак парадта катнашачак. Җиңүчегә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан кубок тапшырылачак.