Казансу елгасы буенда Россиядә иң зур балалар паркы төзелә. Мәйданы 3,4 га булган иҗтимагый киңлеккә берьюлы 8 мең кеше йөри алачак. Паркта уеннар һәм ял итү зоналары, күпфункцияле павильон һәм фонтан,кафе һәм шәһәрдә беренче табигый лабиринт булачак. Яңа иҗтимагый киңлек инде 40% ка әзер. Актив төзелеш эшләренә карамастан, белгечләр парк дизайны детальләрен эшләүне дәвам итәләр. Территорияне төзекләндерүне август азагына, шәһәр һәм республика көненә төгәлләү планлаштырыла. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Шәйнуров сүзләренә караганда, объектта көн саен 100 дән 300 эшче һәм 10-30 берәмлек техника эшли. Төзелеш тәмамлануга таба мәйданчыкка җиһазлар урнаштыру өчен кешеләрне һәм машиналарны күбрәк җәлеп итәчәкләр, ул цехларда әзерләнә инде. Павильон янәшәсендә фонтан төзү эшенең йомгаклау стадиясендә. Хәзер конструкцияне тышлыйлар. Балалар уеннары өчен тагын бер зона табигый лабиринт булачак.
Паркта төрле форматтагы шәһәр чаралары, шул исәптән концертлар, шәһәр бәйрәмнәре яки локаль вакыйгалар, мәсәлән, иҗади коллективларның хисап чыгышлары өчен сәхнә булачак.