Татарстанның балалар студиясе Ижауда «Театрального Приволжья» финалында чыгыш ясаячак

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

«Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» балалар татар студиясе «Театраль Идел буе» фестиваленең V сезонының округ финалында катнашачак. Ул Ижауда 22 апрельдән 25 апрельгә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Юбилей сезонында катнашучылар өчен күңел ачу һәм белем бирү программалары әзерләнгән. Аларның спектакльләре Удмурт Республикасының төрле мәдәни мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 апрельдә Удмуртия Республикасы Дәүләт милли театрында узачак.

Фестиваль Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Аппараты тарафыннан оештырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International