Үзгәрешләр РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Федераль Җыенга еллык Юлламасында күрсәтелгән инициативаны гамәлгә ашыруга, бер уку предметы буенча БДИны яңадан бирү мөмкинлеген оештыру һәм әлеге имтихан уздыру елында вузларга укырга кабул иткәндә имтиханны яңадан бирү нәтиҗәсен куллану турында кертелгән.
Әлеге мөмкинлек быел ук гамәлгә ашырылачак, шуңа бәйле рәвештә имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр кертелә, шул исәптән барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен өстәмә даталар - 4 һәм 5 июль. Яңадан бирү мөмкинлеге БДИ тапшырган барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да искәрмәләрсез бирелә. Әмма игътибар итәргә кирәк, гамәл бары тик яңадан тапшыру нәтиҗәсе генә булачак. Тапшырыла торган предмет буенча беренче алынган нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак. Шуны аңларга кирәк, бу яңадан "кирәк була калса" түгел. Яңадан тапшыруга үз белемнәреңә нык ышанган хәлдә барырга кирәк.
Шулай ук расписаниедә аерым фәннәр буенча имтиханнар уздыру срокларына төзәтмәләр кертелде, чыгарылыш сыйныф укучылары барлык бирелгән фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләрен алырга һәм аларга яңадан тапшыру кирәкме, һәм яңадан тапшыру өчен нинди предмет сайларга дигән карар кабул итәргә өлгерсеннәр өчен.
Моннан тыш, расписаниедә имтиханнарны резерв көннәрендә уздыру сроклары төзәтелде. Шулай итеп, барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен соңгы резерв көн 21 июньдә узачак һәм 1 июльдән дә соңга калмыйча нәти әләр билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез, Рособрнадзорда ышаныч телефоны: 7 (495) 104 68 38 эшли.