2024 елның 23 апрелендә, тимер юл транспортында бөтенроссия агитация-пропаганда акциясе кысаларында Казан вокзалына Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Сила в правде" поезды килде. Поезд Россия шәһәрләре буйлап сәяхәтен 23 февральдә башлады. Ул Россиянең 74 шәһәрендә тукталышлар белән 34 мең чакрым юл үтәчәк. Акциянең максаты - тарихны фальсификацияләү омтылышларына каршы тору һәм Россия армиясе һәм флотының уңышларын һәм казанышларын күрсәтү.
Акция кысаларында Казан шәһәрендә белем алучы 130 укучы һәм “Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары арасында “ЮНАРМИЯ” ВВПОД сафларына тантаналы кабул итүләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм геройлар белән очрашулар, “Минем Россия” флешмобында катнашу оештырылды.