"БДИ - ул про100!" Онлайн-марафоны география фәненнән имтиханга багышланган эфирны дәвам итте. Программа кунаклары булып география буенча БДИ биремнәрен эшләүче, Е.М. Примаков исемендәге өлкә гимназиясе укытучысы Андрей Жеребцов һәм В.А. Молодцов исемендәге 285 нче Мәскәү мәктәбе укытучысы Любовь Цебулина булды. Алар 2024 елда БДИда имтихан биремнәре саны 31 дән 29 га кадәр кимүе турында әйттеләр, шул ук вакытта аларны үтәү вакыты үзгәрмәгән. Укучыларга элеккечә атласлардан файдаланырга ярамый, әмма КИМ ның һәр комплекты дөньяның сәяси картасы, Россиянең административ картасы, эшне башкаруда ярдәм итә алырлык статистик таблицалар белән белешмә материалларны үз эченә ала. "ВКонтакте" социаль челтәрендә эфир вакытында бирелгән чыгарылыш укучыларының сорауларына җавап биреп, Любовь Цебулина биремнәрне ачык җавап белән үтәү кагыйдәләре турында искә төшерде. Эфир язуы Рособрнадзорның "ВКонтанте" битендә һәм Рутубта.