Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Казанда Парламент дәресе-2024  кысаларында уздырылган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ул гадәттәгечә 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне алдыннан узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Быел парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 5-17 февраль көннәрендә узды. Алар Россия һәм Татарстан сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланган иде. Ел саен проект кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурсы уздырыла. Быел ул тугыз номинация буенча узды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан  үсә, республикада яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар төзелә, ишегаллары төзекләндерелә, шул исәптән федераль акчаларга да.

Парламент җитәкчесе шулай ук Россиянең яңа төбәкләренә ярдәм итү турында сөйләде. Мәсәлән, иртәгә чираттагы хәйрия машиналары  ЛХР га җибәреләчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин очрашуда катнашкан укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Чарада шулай ук Россия Герое Рәсим Баксиков, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, ТР Мәгариф үсеше институты ректоры Людмила Ногманова, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Рәсем, инша, эссе, видеоролик һәм мәктәп проектлары бәйгеләренең республика этабында 1-11 сыйныфларда укучы  312 бала  катнашты. Конкурска 60 тан артык педагог дәрес һәм дәрестән тыш чараларның методик эшләнмәләрен тәкъдим итте. Катнашучыларның күпчелеге мәктәп һәм муниципаль этапларда игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International