Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче балалар санын киметүгә, шулай ук грамоталылыкны арттыруга, юл хәрәкәте вакытында балаларның үз-үзләрен тотышын формалаштыруга юнәлтелгән мәгълүмати-уен курсы Казанда 4 нче ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләре уен формасында кечкенә сыйныфлардагы 7 меңнән артык баланы өйрәнгән.
Аны оештыручылар Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәге» .
Укыту махсус эшләнгән программа буенча уен формасында уза: балаларга җәяүлеләр, пассажирлар, машина йөртүчеләр һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре сыйфатында йөрергә тәкъдим ителә. Уен квесты тәмамлангач һәм соңгы тесттан соң һәр катнашучы махсус сертификат ала.