Татарстанда «Яшел ут» юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда балалар бакчалары һәм   тәрбиячеләре арасында  “Яшел ут” республика конкурсына йомгаклар ясалды. Бу хакта "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУда хәбәр итәләр.

Конкурс ике елга бер тапкыр уздырыла. Максат - балаларны юлда йөрү  кагыйдәләренә кайда өйрәтүләрен ачыклау.

2024 елда конкурста 49 балалар бакчасы һәм 48 тәрбияче катнашты. "Яшел ут" финалы кичә Әлмәттә узды.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясеннән, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тормыш иминлеге фәнни үзәгеннән экспертлар сайлады.

Шәһәр балалар бакчалары арасында беренче урынны Казанның Совет районы 177 нче балалар бакчасы алды, икенче урынны - Яшел Үзәндә “Йолдызлык” 10 нчы балалар бакчасы, бронзаны Кукмара районының “Каенкай” 1 нче балалар бакчасы алды.

Авыл балалар бакчалары арасында беренче урынны - Актаныш авылында 6 нчы балалар бакчасы, икенче урынны - Түбән Мактамадан  «Тирәк» 62 нче балалар бакчасы, өченче урынны Шәмәрдән нең  «Салават күпере» 3 нче балалар бакчасы яулады.

Шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре арасыннан  Чистайдан Елена Панова, ә авыл тәрбиячеләреннән - Биектау муниципаль районының Биектау поселогыннан Алсу Хәйруллина иң яхшысы дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International