«Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләр» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Аны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге һәм «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге» ФБУ оештыра.

Конкурсның төп бурычлары - эчке һәм тышкы базарларда югары сыйфатлы һәм конкуренциягә сәләтле үзебездә  товарлар җитештерү һәм алга җибәрү максатыннан, оешмаларны эшчәнлекне һәрьяклап камилләштерүгә стимуллаштыру.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- азык-төлек товарлары;

- халык өчен сәнәгать товарлары;

- халыкка  хезмәт күрсәтү;

- халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре һ.б.

Конкурста катнашу өчен 2024 елның 3 маена кадәр түбәндәге электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк: best@tatcsm.ru, контакт телефоннары (843) 233-18-13, 233-18-57.

Конкурста катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International