Каникул вакытында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен, Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында лекцияләр үткәрделәр, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Бүген 186 нчы лицейда балалар белән Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Эльнар Садриев аралашты.
Эльнар Садриев балаларга юлларда җәяүлеләргә, велосипедчыларга, самокатлар белән идарә итүчеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеген сөйләде, юллардагы хәвефле урыннарны искәртте.