Татарстанның 150 дән артык курсанты "ВОИН" үзәгендә хәрби-гамәли дисциплиналарга өйрәтүне тәмамлады

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы «ВОИН» үзәгенең төбәк бүлекчәсе курслары «Хәрби-патриотик тәрбия һәм хәрби әзерлек нигезләре» өстәмә гомумүстерү программасы буенча укытуны төгәлләделәр. Сертификатларны тапшыру тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Бөек Җиңү көне алдыннан узды.  Тантаналы чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм «ВОИН» үзәге байрагын чыгару, шулай ук ил һәм төбәк гимннарын башкарудан башланды.

Укуларны тәмамлау белән хөрмәтле кунаклар - “ВОИН” үзәге директоры Игорь Казарезов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова һәм Россия Федерациясе Герое капитан Рәсим Баксиков котлады.

Мәртәбәле кунаклар кулыннан 160 курсант сертификатлар алды, алар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, «ТИСБИ» көллияте һәм А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы студентлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International