Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу XVIII Россия венчур форумы кысаларында узды. Искәртәбез, XVIII Россия венчур форумы «Казан Экспо» да ачылды. Форумда - 4 меңгә якын катнашучы. Эшлекле программада 200 дән артык спикер, инвестиция фондларының 100ләп вәкиле, шулай ук 50 стартап-проект эшли.
Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов киләчәк хезмәттәшлек, югары белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре буенча, шулай ук республикада кайбер мәгариф проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Валерия Фальковка пленар утырышта һәм Россия венчур форумының башка чараларында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.