Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда Идел буеның 14 төбәгеннән, шулай ук ДХРдан, Запорожьедан, Кыргызстаннан һәм Беларусиядән 200дән артык студент катнаша. Студентлар 6 өлкәдә: инженерлык осталыгы, робототехника, программалаштыру һәм БПЛА белән идарә итү, парламент дебатлары һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?уеннарында көч сынашачаклар.
Олимпиаданы ачу тантанасы 26 апрельдә Н.П. Огарёв исемендәге МДУ Мәдәният һәм сәнгать сараенда узачак, шуннан соң ярышлар 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Тантаналы чарада ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та катнашачак.
Татарстан командасы составына округ финалында катнашу өчен сайлап алу 2023 ел ахырыннан алып барылды. Казан мэры кубогына еллык интеллектуаль уеннар турниры кысаларында региональ финал узды. Сайлап алуда 65 иң көчле мәктәп һәм студент командалары катнашты, нәтиҗәдә студентлар зачетында КФУ командасы җиңү яулады. «Робототехника» юнәлеше буенча җыелма команда КДЭУ студентлары арасыннан оешкан, В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ студентлары республиканы «Парламент дебатлары» юнәлеше буенча тәкъдим итәчәк, ә «Инженерлык командалары конкурсы» категориясендә катнашу өчен җыелма команда составына КФУ укучылары керде