Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең һәм ИКНХның иң яхшы тәҗрибәләрен бөтен илгә трансляциялиләр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Н.В. Лемаев исемендәге Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенә уку йортлары җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләреннән кадрлар әзерләү буенча белгечләр һәм илнең төрле төбәкләреннән мәгариф идарәсе хезмәткәрләре җыелды. СИБУР партнерлары белән сессияне компаниянең Корпоратив университеты оештырды.

Технологияләр үзгәрә, яңа производстволар төзелә, эшчеләрнең  бурычлар катлаулана, цифрлы трансформацияләү бара һәм уку процессы барган үзгәрешләргә туры килергә тиеш. Югары квалификацияле кадрлар- СИБУРның  өстенлекләренең берсе.

Дискуссиядән соң катнашучылар «Көллиятнең иң яхшы практикалары - бизнес» түгәрәк өстәлендә мәгариф оешмалары һәм компания арасында мөмкин булган хезмәттәшлек проектлары турында фикер алыштылар.

Сессиянең ике көнлек бай программасына  «Түбән Кама Нефтехим»га, 36 нчы мәктәпкә һәм 2 нче гимназиягә, «Мәктәптән предприятиегә кадәр һөнәри юнәлеш процессын үстерү» дигән түгәрәк өстәлгә һәм 2024 елга үзара хезмәттәшлек чаралары планын формалаштыру буенча гамәли эш тә кергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International