Россиядә абитуриентларга максатчан укуга гаризалар бирү өчен югары уку йортлары санын чикләделәр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин имзалаган канун 1 майдан үз көченә керде, дип искәртә ТАСС.

Элек абитуриентларга шундый  5 гариза бирергә рөхсәт ителә иде. Әмма нәтиҗәдә биштән бер  урын  гына сайлана, шуңа күрә югары уку йортлары кайчакта максатчан уку буенча планны үти алмадылар, чөнки урыннар буш кала иде.

Моннан тыш, документ максатчан уку заказчыларын "Россиядә эш" платформасында үз тәкъдимнәрен бастырырга мәҗбүр итә. Шул рәвешле, килешүне имзалауга дәгъвачылар уку вакытында мөмкин булган ярдәм чараларын, социаль гарантияләрне, түләүләрне һәм булачак эш бирүченең үзен бәяли алачак.

Әгәр килешү закон үз көченә кергәнче төзелгән булса, аңа үзгәрешләр кагылмый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International