Округ проекты яшьләрне инновацион һәм интеллектуаль-иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатларында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев катнашты. Ул Мордовия Республикасы җитәкчелеге һәм Н.П.Огарев исемендәге Милли тикшеренү дәүләт университеты исеменнән олимпиада оештыручыларына рәхмәт белдерде, катнашучыларга һөнәри осталыкларын һәм сәләтләрен алга таба үстерүдә уңышлар теләде.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Робототехника юнәлешләре буенча Олимпиадада иң яхшы катнашучылар, программалаштыру, инженер командалары конкурсы округның әйдәп баручы предприятиеләрендә стажировка үтәргә мөмкинлек ала.
Олимпиадада катнашкан Донецк халык республикасы, Запорожск өлкәсе, Кыргызстан , Беларусия республикасы командалары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Студентлар лигасы белән берлектә төбәк сайлап алу этапларын һәм команданы формалаштыруны оештыручы булып тора.