Республикада бу чара ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә узды. Чаралар комплексы хезмәт объектларында студентлар отрядлары арасында имин хезмәт шартлары оештыру күнекмәләрен формалаштыру, эшләр башкару урыннарында потенциаль куркынычларны вакытында ачыклау максатыннан оештырылды.
Атна дәвамында беренче ярдәм күрсәтү, индивидуаль яклау чараларын дөрес файдалану, биеклектә эшләү, янгын очрагы табылганда аны беренчел янгын сүндерү чаралары белән сүндергәндә үз-үзеңне тоту темасына мастер-класслар үткәргән бердәм гамәлләр көннәре узды. Әлеге чаралар катнашучы регионнар территорияләрендә узачак, алар арасында Россиянең барлык федераль округлары вәкилләре дә бар.
2024 елда студентлар отрядлары хәрәкәте барлыкка килүнең 65 еллыгын һәм студентлар отрядларының заманча тарихына 20 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу вакыйгалар хөрмәтенә бөтен ил буйлап йөздән артык чара үткәрү планлаштырыла, алар 1 миллионнан артык кешене берләштерәчәк.