Татарстанда ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясау өчен 234 млн сум акча бүленгән

2024 елның 3 мае, җомга

Татарстанның Ютазы һәм Әтнә районнарында балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау өчен 234 млн сум акча бүленә. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.

Урыссу бистәсендә катнаш типтагы 1 нче балалар бакчасы , Олы Әтнәдә  балалар бакчасы яңартылачак.  Ике мәктәпкәчә оешма да кирәкле җиһазлар, инвентарь сатып алачак, шулай ук тирә-юньне төзекләндерәчәк.

Ремонт 1 декабрьгә төгәлләнергә тиеш.  Ремонт өчен  акча республика бюджетыннан бүленә.  Заказ бирүче - ТР Главстрой.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International