Конкурс икенче тапкыр уздырыла, гаризаларны 12 майга кадәр бирергә мөмкин. Читтән торып сайлап алу этабының беренче туры 20 майдан 2 июньгә кадәр һөнәри тест форматында узачак. Икенче тур 6 июньнән 30 июньгә кадәр булачак, ул үз эченә ике конкурс сынавын ала: «Профпрофиль» һәм «Төркем белән эшләү».
Читтән торып сайлап алу этабы нәтиҗәләре 8 июльдән дә соңга калмыйча ясалачак. 30 финалист Екатеринбургта узачак беренче тур чараларында катнашачак, анда 2023 елның "Беренче укытучы" бәйгесе җиңүчесе Оксана Крумина эшли.
Лауреатлар өчен икенче этапның һөнәри сынаулары Мәскәү өлкәсендә узачак. Аларны «Мастер-класс», «Брифинг», «Блицтурнир» көтә. Җиңүченең исеме Мәскәүдә аталачак.