Ул студентларга стартап форматында үзенең чыгарылыш квалификация эше турында белдерергә, экспертлардан кире элемтә алырга мөмкинлек бирәчәк. Финал июньдә Мәскәүдә узачак, иң яхшы 15 проект авторлары җиңү өчен көрәшәчәк.
2023/2024 уку елында "Стартап как диплом" форматында чыгарылыш квалификация эшен яклауга гариза биргән бакалавриат, специалитет һәм магистратура тәмамлаучылар катнаша ала. Конкурска шәхси проектлар да, команда проектлары да кабул ителә ( составта биш кешегә кадәр).
Гаризаны 22 майга кадәр сайтта бирергә мөмкин.
Жюри составына эшмәкәрләр, инвесторлар, дәүләт корпорацияләре һәм хакимият органнары вәкилләре керәчәк. Алар эшләрне яңалыклар, технологик, уникальлек, бизнес-идеяләр потенциалы булу, масштаблылык кебек критерийлар буенча бәяләячәк.
Конкурсны оештыручы - РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, партнер - РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, операторы Дәүләт идарә университеты.