СУНЦ IT-лицей һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей мәйданчыкларында Казан федераль университеты укытучыларының XIII ачык семинары уза. 5 майга кадәр дәвам итәчәк семинар иң яхшы тәҗрибәләр алмашуга һәм математик белем бирүне үстерүгә юнәлтелгән.
Бөтенроссия семинары КФУның IT-лицее базасында ачылды. Семинарның беренче көне спикерлар чыгышларына бай булды, алар арасында математика буенча БДИ әзерләүчеләрнең федераль төркеме җитәкчесе, Мәскәү өзлексез математика белем бирү үзәге директоры, мәгариф өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Иван Ященко, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Мәскәү физика-техник институтының дискретлы математика кафедрасы мөдире, «Яндекс» компаниясенең теоретик һәм гамәли тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Андрей Райгородский, Иннополис университеты ректоры, профессор Александр Гасников, КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова һәм башка экспертлар.
IT-лицейның математика укытучысы Максим Ляшко ачык дәрес бирде.
Көн саен балаларны һәм педагогларны стандарт булмаган дәресләр һәм лицейларга экскурсияләр көтә Семинарның йомгаклау көне IT-лицей базасында узачак.