Казан хакимияте социаль учреждениеләргә - балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә җылылык бирүне яңартырга карар кылды. Бу хакта мэриянең телеграм-каналында хәбәр ителә.
"ТР Гидрометүзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтте. Якын көннәрдә һава температурасы нульгә кадәр төшәчәк", - диелә хәбәрдә.