Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итте. Аның сүзләренчә, эш Россия Президенты Владимир Путин раслаган яңартылган Россия фәнни-технологик үсеш стратегиясен синхронлаштыруга юнәлдерелгән.
Һәр төбәк, берничә өстенлекле тармак юнәлешенә нигезләнеп, программа төзегән. Бу теге яки бу субъектның үзенчәлекләрен, шулай ук аның үсеш мөмкинлекләрен исәпкә алырга ярдәм итәчәк.
Программаларга төрле тармакларда федераль һәм төбәк ярдәм чаралары кертелгән. Шул исәптән бу инновацион эшкуарлык, фән, югары белем, интеллектуаль милек өлкәсе белән идарә итү, кадрлар әзерләү һәм башка юнәлешләр.
Татарстаннан тыш, эксперимент Санкт-Петербург, Башкортстан, Мордовия, Пермь һәм Красноярск крайларында, Түбән Новгород, Новосибирск, Мәскәү, Свердловск, Томск, Ульяновск, Белгород, Иркутск, Омск, Кемерово, Тула, Самара, Чиләбе һәм Төмән өлкәләрендә үткәрелде.