Анда 400гә якын укучы катнашачак, дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Ирекле патриотик отрядлар активистлары совет халкының батырлыгы истәлегенә бию башкарачак. Тамашачыларны Кремель яр буенда 15:30да көтәчәкләр. Патриотик чара беренче тапкыр 2018 елда узды. Бу вакыт эчендә анда Татарстанның 12 меңнән артык кешесе катнашты.
Акция "Җиңү волонтерлары" бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган. Чараның максаты - тарихи хәтерне саклап калу һәм яшь буынга тапшыру, Россия тарихын популярлаштыру һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә шәһәрдә 130 чара узачак, шул исәптән акция, чәчәкләр кую, концертлар һәм бәйрәм фейерверкы. Бәйрәмнең махсус кунагы Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов.