Катнашу өчен гаризаны 31 майга кадәр бирергә мөмкин.
Сайлау (читтән торып) туры 1 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Ул ике сынаудан тора: «Профессиональ тестлаштыру» һәм «Мотивация язуы». Бу турның нәтиҗәләре буенча йомгаклау этабында катнашачак 30 финалист билгеләнәчәк.
Йомгаклау этабының беренче туры Калуга өлкәсендә узачак, анда Калуга шәһәренең 25 нче мәктәбе директоры , 2023 елның "Россия ел директоры" конкурсы җиңүчесе Алексей Мокрушин эшли. Катнашучыларны «Траектория движения» һәм «За и Против» сынаулары көтә.
Рейтинг исемлегендә икенче һәм өченче урынны алган конкурсантлар «Россия ел директоры» Бөтенроссия конкурсы призерлары дип игълан ителә. Иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче була.