Татарстаннан җиде укучы физика буенча Дж.Кл.Максвелл олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булдылар

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Агымдагы уку елында олимпиада финалында 153 җиденче сыйныф укучысы һәм 160 сигезенче сыйныф укучысы катнашты.  Олимпиада "Сириус" белем бирү үзәгендә һәм Долгопрудный шәһәрендәге  Мәскәү физик-техник институтында узды. Олимпиаданың финалына төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар  чакырылды.

Татарстан Республикасыннан Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 16 укучы катнашты.  Олимпиада призерларын, остазларын уңышлы чыгышлары  белән котлыйбыз!   Бу олимпиадага  укучыларны әзерләгән педагогларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International