Татарстан кытай теленә ихтыяҗ буенча Россиядә алтынчы урынга чыкты

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Эш бирүчеләр мондый хезмәткәрләргә 80-100 мең сум һәм  аннан да югарырак хезмәт хакы түләргә әзер. Кадрлар җитмәү  ничек компенсацияләнүе турында  «Татар-информ»га икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь Кох сөйләде.

Россия югары уку йортларында кадрлар әзерләү турында сөйләгәндә, эксперт көнчыгыш телләрен , шул исәптән кытай телен дә белгән филологлар укытучы бүлекләр  бар, дип билгеләде. Әмма идарә итү, икътисадый һәм инженерлык белгечлекләре өчен югары уку йортларында  кытай теле укытылмый.

Спикер фикеренчә, әгәр югары уку йортлары филолог булмаган белгечлекләр өчен  кытай телен төп яки өстәмә предмет сыйфатында кертергә карар кылсалар, педагоглар кытлыгы белән очрашырлар иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International