Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Әдәбиятта һәм мәдәнияттә милли миф» IX халыкара конференциясен ачу тантанасы булды. Конференция өч көн - 6-8 майда узачак.
Программа нигезендә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Донецктан, Карштан (Үзбәкстаннан) һәм дөньяның башка шәһәрләреннән 100 дән артык докладчы чыгыш ясаячак. Конференция кысаларында пленар һәм күчмә утырышлар уздырылачак.