Татарстан кадетлары Мәскәүдә Җиңү Парады репетициясендә катнашты

2024 елның 7 мае, сишәмбе

2024 елның 4-5 маенда биш округ кадет корпусының (Башкорт, Татарстан, Удмурт, Чуаш һәм Түбән Новгород) иң яхшы тәрбияләнүчеләрен бик яхшы укулары, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында призлы урыннар алулары , шулай ук махсус уңышлар өчен бүләк йөзеннән  Мәскәүгә килделәр. Башкалага сәфәр Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәме белән мөмкин булды.

Татарстан Республикасыннан Җиңү Парадының генераль репетициясендә катнашу өчен «Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе делегациясе җибәрелде.

Беренче көнне алар  РФ Кораллы Көчләренең "Патриот" Хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында булды.

Икенче көнне кадетлар ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында һәм «Космос» павильонында булдылар. "Космонавтика һәм авиация" үзәген карадылар.

Бүләкләү сәфәренең кульминациясе Җиңү Парадының генераль репетициясе булды, ул Мәскәү вакыты белән 5 майда 10 сәгатьтә үтте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан бәйрәм алдыннан 9 меңнән артык хәрби һәм  70 берәмлек техника  катнашты. Җәяүлеләр колоннасы составына полклар, батальоннар һәм гаскәрләрнең төрләре буенча роталар кертелгән. Шулай ук суворов, нахимов, кадет һәм музыка училищелары, яшь армиячеләр, хәрби хатын-кызлар, казаклар һәм җыелма хәрби оркестрдан рәтләр  узды.

Ә репетиция «Русские витязи» һәм «Стрижи» авиация төркемнәре очышы  белән тәмамланды.

Кызыл мәйдандагы парад традиция буенча 9 майда булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International