Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе узачак

2024 елның 7 мае, сишәмбе

2024 елның 18 мартыннан 2024 елның 22 июненә кадәр Татарстанда үсеп килүче яшь буында экологик культура булдыруга,  урман ресурсларына һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт булдыруга, Бөек Ватан сугышында җиңү турында тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак.

Акция узган көннәрдә анда катнашучылар түбәндәге чараларны сайлый һәм үткәрә (сайлау өчен) ала:

«Хәтер бакчасы» утырту (утырту өчен агачларның теләсә нинди сортларын һәм токымнарын, декоратив куакларны, чәчәкле культураларны кулланалар).

2020-2023 елларда акция кысаларында утыртылган бакчаларны, агачларның, куакларның яңа токымнары һәм чәчәк культуралары сортлары белән яңарту;

чәчәк атучы үсемлекләрдән  композиция булдыру, чәчәк культураларын утырту;

2020-2023 елларда акция кысаларында утыртылган культураларны карау, тәрбияләү чаралары.

Акция кысаларында урманнарны торгызу, агачлар утырту һәм алар турында кайгырту темасына багышланган Бөтенроссия яшүсмерләр очрашуы уздырыла. Очрашу 2024 елның 18 мартыннан 22 июненә кадәр гомуми, һөнәри, өстәмә һәм югары белем бирү мәгариф оешмалары базасында уздырыла.

Мәгълүмат ресурсларында урнаштыру өчен мәгълүмат материаллары:

1. https://disk.yandex.ru/i/nFGuGHpjEQBshQ

2. Акциянең бренды: https://disk.yandex.ru/d/vnfm_yrhlYbugA

3. Видеоролик: https://disk.yandex.ru/i/QD8k3R9hXo-6cQ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International