6 майдан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, “Россия” телеканалы VK компаниясе ярдәмендә “Классная тема” телетамашасының өченче сезонында катнашучыларга Бөтенроссия сайлап алу үткәрә. Заманча укытучыларга багышланган проект Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча төзелде һәм ул илгә заманча педагогларны күрсәтергә, шулай ук әлеге һөнәрнең абруен күтәрергә чакыра.
Аудиторияне кызыксындыра һәм үз предметының материалын мөмкин кадәр күбрәк аңлата ала торган белгеч проектның җиңүчесе булачак. Төп приз - федераль каналда авторлык белем бирү тамашасы. Моннан тыш, финал конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча проектта катнашучыларның берсе "Росатом" дәүләт корпорациясе амбассадоры булачак. Шулай ук, «Мәгариф» АҖ һәм «Сферум» мәгариф платформасы махсус бүләкләр әзерләгән.