Татарстан укучылары физика буенча Максвелл олимпиадасы призерлары

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстанның  7 укучысы физика буенча Дж.Кл.Максвелл олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булды.  7-8 нче сыйныф укучылары арасында физикадан   Максвелл исемендәге олимпиаданың йомгаклау этабына йомгак ясалды.

Агымдагы уку елында олимпиада финалында 153 җиденче сыйныф укучысы һәм 160 сигезенче сыйныф укучысы катнашты.

Олимпиада "Сириус" белем бирү үзәгендә  һәм Долгопрудный шәһәрендә Мәскәү физик-техник институтында узды. Финалга кирәк кадәрт  балл җыйган  олимпиаданың төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар чакырылды.

Татарстан Республикасыннан Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 16 укучы катнашты.  Олимпиада призерларын, остазларын уңышлы чыгыш белән котлыйбыз!

Бу олимпиадага укучыларны  әзерләгән педагогларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Яшь физикларыбызга алга таба да җиңүләр телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International