Россиядә көллият һәм техникумнарда иң яхшы яшьләр медиаүзәгенә конкурс башланды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Чараны Россия Мәгариф министрлыгының һөнәри белем бирүне үстерү институты оештыра.

Конкурс урта һөнәри белем бирү системасында яшьләр медиаструктураларының профессионализмын күтәрү, шулай ук СПО һәм "Профессионалитет" федераль проектының уңай имиджын булдыру өчен уздырыла.

Ярышларда көллиятләр һәм техникумнарның яшьләр медиаүзәкләре командалары ( биш студент һәм бер җитәкче) катнаша ала.

Конкурста җиңүчеләрне ун номинация буенча билгеләячәкләр.

Моннан тыш, конкурста катнашу өчен тәкъдим ителгән 11 иҗат эше темасын сайларга кирәк. Алар арасында - «СПОда уңыш формуласы», «СПОда педагоглар гаиләсе» (тәҗрибәне буыннан буынга тапшыру турында хикәя), «Минем остазым», «Педагогик табыш: белем алу һәм тәрбиягә стандарт булмаган якын килү тарихы». «Иң яхшы медиаүзәк» номинациясендә катнашу өчен техникум яки көллият турында видеовизитка әзерләргә кирәк.

Конкурс эшләре "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Без медиаүзәкләр конкурсында катнашабыз" һәм #СПОмеди хештегы белән СПО оешмалары төркемнәрендә басылып чыгарга тиеш.

Гаризаларны конкурсның электрон почтасына тапшырырга була: mediacentr@firpo.ru.

Конкурска 13 сентябрьдә йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2 октябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International