Югары Ослан районында VII авиамодель сезоны ачылды

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

В.И.Титлов исемендәге авиамоделизм һәм БЛА тышкы пилотлары әзерләү үзәгендә (Каинка авылы, Югары Ослан районы) җиденче авиамодель сезоны ачылды.

Тантаналы ачылышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, ректоры Тимур Алибаев җитәкчелегендәге КНИТУ-КАИ командасы, ТР Авиамодель спорты федерациясе президенты Никита Сёмин, УЗГА акционерлык җәмгыятенең персонал буенча бүлекчә директоры урынбасары Кирилл Баннов, РФ авиамодель спорты федерациясенең радиоидарә ителә торган модельләр комитеты рәисе Василий Семянников, Түбән Новгородтан лектор Павел Хилов, "ЭНИКС" АҖ генераль директоры һәм баш конструкторы Валерий Побежимов катнашты.

Чарада катнашучылар мастер-классларда булдылар, заманча авиамоделизм буенча лекцияләр тыңладылар, авиамодельләр спорты буенча түгәрәкләр тәкъдир итүдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International