Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәктәпкәчә учреждение 2020 елның декабрендә файдалануга тапшырылган. Бина республика бюджетыннан кергән акчалар хисабына төзелгән. Бакча 50 балага исәпләнгән, ә аңа хәзер яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәрге якынча утыз бала йөри. Биредә 14 хезмәткәр эшли, шул исәптән дүрт педагог.
Республика җитәкчесе озатып йөрүчеләр белән бергә музыка залын һәм методика кабинетын , шулай ук ашханәне карады.