КФУ дөньядагы иң яхшы университетлар рейтингына керде

2024 елның 14 мае, сишәмбе

"Бөтендөнья иң яхшы 2000 университет рейтингына" Россиянең 46 югары уку йорты керде. Алар арасында Казан федераль университеты да бар, диелә CWUR Бөтендөнья рейтингы үзәге сайтындагы мәгълүматта.

Дөнья рейтингында Татарстан югары уку йорты 1049 нчы урынны алган, ә илнең югары уку йортлары арасында - 18 нче.

Мондый уку йортлары арасында беренчесе 233 нче позициягә эләккән Мәскәү дәүләт университеты, икенчесе - РФА Лебедев исемендәге Физик институт - 292 нче урын. Өчлектә Курчатов институты - 468 нче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International